ЛитВек: бестселлеры недели
Бестселлер - Ерофей Трофимов - Последний рейд: Последний рейд. Кровь за кровь - читать в ЛитвекБестселлер - Ерофей Трофимов - Поступь Слейпнира: Поступь Слейпнира. Варвар для особых поручений - читать в ЛитвекБестселлер - Ерофей Трофимов - Бродяга - читать в ЛитвекБестселлер - Сергей Калиничев - Адекватность. Как видеть суть происходящего, принимать хорошие решения и создавать результат без стресса - читать в ЛитвекБестселлер - Маргулан Сейсембай - Миссия выполнима. Технология счастливой жизни - читать в ЛитвекБестселлер - Алина Углицкая (Самая Счастливая) - Украденная драконом - читать в ЛитвекБестселлер - Елена Александровна Обухова - Академия Горгулий. Тайна ректора - читать в ЛитвекБестселлер - Ольга Станиславовна Назарова - Осенняя женщина – осенняя кошка - читать в Литвек
Литвек - электронная библиотека >> Равия Ганиева >> Газеты и журналы и др. >> Күңел гөлем

Равия Ганиева Күңел гөлем

Шиңмәсен күңел гөле

Бу китап – Рәвия Ганиеваның чираттагы шигырьләр җыентыгы. Зүрнәй үз куллары белән язып калдырган, әлегә китапларда басылмаган шигырьләрен күргәч, аларны барлап, укучылары игътибарына тәкъдим итү теләге туды бездә. Ул үзенең шигырьләренең гомерле булуын, мөмкин кадәр күбрәк кешеләр аның иҗаты белән таныш булуын теләгәнен аңладык.



Китап булсын язмаларым,


Укысын һәркем теләп.


Ә мин яшим туган өчен


Җиргә бурычны түләп.



Еллар үткән саен, зүрнәй ныграк сагындыра. Ярый әле шигырьләр язып, китаплар бастырып калдырган, аларны укыгач, үзе исән вакыттагы кебек, аның белән сөйләшеп утырган сыман хис итәбез үзебезне.



Бу җыентык өстендә эшләгәндә, зүрнәебезнең никадәр тирән фикерле, зиһенле, акыллы хатын-кыз, ана булуына тагын бер тапкыр инандык, аның тел байлыгына сокландык. Кайсыбер шигырьләрендә нәкъ менә әлеге вакытта үзебезгә кирәк булган киңәшләрне таптык, гүя зүрнәйнең җаны безгә көч биреп тора. Дистә еллар үтсә дә, аның иҗаты һаман актуаль булып кала.



Без, аның бишенче кызы Рәйфәнәнең кызлары Дилбәр һәм Алия, бу җыентыкны булдырып, зүрнәйнең иҗатына яңа сулыш өрдек, дисәң дә ярыйдыр. Сеңлем Алия кулдан язылган шигырьләрне җыеп, аларны электрон форматка күчерде, тышлыгын ясады, бастырды. Мин, Дилбәр, корректор ролен башкардым, китапны Литреста урнаштырдым.


Үзе исән булса, бу вакыйгаларга ул бик шатланыр иде дип, уйлыйбыз. Хәер, ул әле дә үзенең шигырьләрендә, китапларында, балаларында, һәм безнең йөрәкләрдә яши.



Атнабай әйтмешли:


"Мин үлгәч тә, минем әсәрләрем


Миңа һәйкәл булып яшәрләр!"



Зүрнәебез Рәвия Ганиеваның иҗаты яшәсен, күңел түреннән үсеп чыккан гөлләре шиңмәсен, кабат чәчәк атсын, укучылар күңелендә үз урынын тапсын дигән теләктә калабыз

Зүрнәемә

Син тормышка гашыйк идең


Гашыйк идең язларга,


Тугыз балаңны үстердең


Күмеп сөю-назларга.



Балалардан да күберәк


Оныклар хәзер синең,


Тик сөенеп каршыларга


Яныбызда юк үзең.



Зүрәткәй белән икегез


Коргансыз матур оя.


Һәр балагыз бер-берсе өчен


Зур терәк булып тора.



Суытмабыз ул ояны,


Туганнар бергә булсак,


Әлегедәй аралашып,


Очрашып, йореп торсак.



Син бит безгә һәрвакытта


Изге теләк теләдең


Шигырьләрең, киңәшләрең


Яхшылыкка өндәде.



Шатлык тулы шигырьләрең


Китапларда урын алды.


Сине сагынгач укырга


Ярый әле алар калды.



Сине белгән танышларың


"Чәчән-ана" диделәр.


Атнабайның премиясен


Шуның өчен бирделәр.



Зүрнәй, телим якты төннәр


Караңгы гүрләреңдә


Ышанам, синең урының


Оҗмахның түрләрендә.

Дилбәр Исраева

Күңел гөлем

Сагышларга батып сагышлансам,


Кешеләргә әгәр ачулансам,


Үсмәс иде күңел гөлләрем.


Ак кәгазьгә бер дә тошмәс иде


Йөрәккәем түрендә сакланган


Инде әллә кайчан белгәнем.



Хис ташкыны мине басмас иде,


Йөретмәс тә иде йөгертеп.


Кайгы килә калса, йөрәгемне


Үтәр иде һәрвакыт өтеп.


Яши алмас идем, ахры, бер дә


Шатлык-сөенеч һәм бәхет көтеп.



Сагышларга батып, үпкәләсәм,


Күрмәс идем җирдә матурлык.


Аллаһ биргән көчтән сөенә белдем.


Күңел гөлем чәчәк атырлык.



Күңел гөлем чәчәк аткан чакта


Түгелмен шул өйдә ятырлык.


Хис ташкыны шаулый йөрәгемдә.


Чит кешеләр түгел, мин үзем дә


Кайчак булам шаклар катырлык.

***


Бер карыймын алдыма,


Бер карыймын артыма.


Елмаеп, көлеп сөйләшү


Бәйле тормыш шартына.



Бер карыймын борылып,


Бер карыймын як-якка.


Еракларда яшәсәк тә,


Нур сибик туган йортка.



Бер буламын күмәктә,


Бер калам ялгызлыкта.


Тормыш бит ул борчулы да,


Табыла кызык чак та.



Бер карыймын алдыма,


Бер карыймын артыма.


Елмаеп, көлеп сөйләшү


Бәйле тормыш шартына.



Борчылганда, күңелкәем


Шат кешегә тартыла.


ар хисем тау чишмәсе


Булып кисәк артты ла.


***


Оныт әле авыр чакларыңны,


Искә төшер әле шатлыгын.


Кешеләрне сөеп караганнан


Килер, кешем, матур картлыгың.



Оныт әле газап чиккәнеңне,


Искә ал син дәртле чагыңны


Күпме көтә сине шул вакытлар,


Матур чагың сине сагынды.



Оныт әле мәшәкәтьләр белән


Газап белән үткән көнеңне.


Уйла әле гомер агышларын


Бәхетләргә күмәр кешеңне.



Оныт әле, оныт барлык-барлык


Әгъзадагы булган чиреңне.


Уең, эшең, ышанычың белән


Матурла син туган җиреңне.


***


Китеп барам балачакка,


Хыял арбамны тартып.


Шул минутта язар хисләр


Китәләр кинәт артып.



Борылып кайтам балачактан


Тынычланып, шатланып.


Чабышабыз машинада,


Йөрми хәзер бер кеше дә


Таяк атка атланып.



Автобуста җилдерәбез


Туган якка, сагынгач,


Ашыкмыйбыз, тик барабыз


Җил, яңгыр, буран тынгач.



Җәяу йөрү кая инде


Аркага биштәр асып.


Тормышымны сөям шуңа


Сөенеп шашып-шашып.



Чыкмыйбыз бүтән җирләргә


Шикәр, чәй, тозлар эзләп.


Магазиндагы әйберне


Алабыз күзләп-күзләп.


***


Аталар турында язсам


Алда атам сүрәте.


Атаны хөрмәт итүне


Шушы сүрәт өйрәтте.



Ата сүзен әйткән саен


Атам һәрчак эндәшә.


Ата турында яз, диеп


Миңа сүрәт өндәшә.



Атаны уйлап йөре, дип,


Шушы сүрәт кисәтә.


Әллә инде әткәй рухы


Мине һәрчак күзәтә.



Ата кеше мәрхәмәтле,


Ир-ат эшләгән хезмәт.


Ир-атның хезмәтен күр, ди,


Күрсәт син аңа хөрмәт.



Ир-ат белән яшәү матур,


Аңлат шуны тизрәк.


Күрәсең, тоясың аны,


Балам, булгансың зирәк.



Ата намусын югалтмас,


Аңа тик булсын хөрмәт.


Күрче шуны, аңлап яшә


Тормышың барып гөрләп.



Ата каны синдә, кызым,


Той син үзеңне горур.


Мине исеңә алмасаң


Сөю гөлләрең корыр.



"Әткәй" дигән назлы сүзне


Әйтәлмәдең син миңа.


Сезне ятим итәр өчен


Сугыш башланган нигә?



"Әткәй" дигән татлы исем


Балкыта кеше йөзен.


Рухым белән тоям шуны,


Көч бирәм сиңа үзем.


"Әткәй" дигән матур сүзне


Син әйттең гел төшеңдә.


Шуның өчен көч өстәдем


Эшләнәсе эшеңә.



"Әткәй" дигән назлы исем


Әйтмәдең балалыкта.


Үсеп җиткәч назлап әйттең,


Син яшисең барлыкта.



"Әткәй" сүзен матур итеп


Әйттең ир атасына.


Үпкә белдерсәң дә үзең,


Яшәдең һич сер бирмичә


Очраган хатасына.



Ата дигән назлы сүзне,


Ата дигән назлы сүзне


Аңлаттын балаларга.


Яшәдең, сөелеп яшәдең,


Тоз салмый яраларга.



Ата кеше эше белән


Сокландыра тормышта.


Аларның көче саф һава


Безнең яшәү,